«Җәй – балалар өчен иң күңелле чор»: әдәби мәйданчык (0+)

17 нче санлы китапханә ишегалды бәйрәменә кушылды һәм чара кунаклары өчен «Җәй – балалар өчен иң күңелле чор» дигән әдәби мәйданчык оештырды. 

лето
Лит. дв
2
3
4

Бәйрәмгә килүчеләр шәһәребез язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты белән танышты, «Исәнме, җәй!» дигән китап күргәзмәсендә аларның китаплары тәкъдим ителде. Чараның иң яшь кунаклары да игътибарсыз калмады, аларга китапханәнең яңа китаплары һәм вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителде, укылган китаплар белән алмашу (буккроссинг) оештырылды. Шуннан соң балалар бик мавыгып «Очалар, очмыйлар», «Әкият телеграммалары», «Мәкальне дәвам ит» бәйгеләрендә, сабын күбекләре белән бәйгедә катнашты. Шулай ук китапханәчеләр «Әкият илендә» викторинасы әзерләгән иде, балалар аны да җиңеллек белән башкарып чыкты. Балалар, яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, үз талантларын ача алды. 

Чарада катнашучылар татлы күчтәнәчләр, китапханә визиткалары, якты хис-кичерешләр һәм уңай тәэсирләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: